Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Дары исе, Җәлил рухы,мәңге китмәс күңелдән!”(тамчы-шоу)

М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең    тарихи әһәмиятен ачыклау,укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң,  горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, 14нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә тамчы-шоу уены үткәрелде.Уенда катнашырга 8нче класс укучылары чакырылды.Кунак булып класс җитәкчеләре,татар теле һәм әдәбияты укытучылары килде.Иң элек укучылар, кунаклар язучы иҗаты буенча тезелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.Презентация ярдәмендә Җәлил иҗатына кыскача күзәтү ясалды.Чараның икенче өлешендә укучылар тамчы-шоу уенында катнаштылар.Уен 7 турдан торды.Укучылар барлык турда да актив катнаштылар.Ахырдан истәлеккә бүләкләр тапшырылды һәм фотога төшелде.Укучыларга уен бик ошады.