Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Һөнәрле булу гәүһәрле булуга тиң!” конкурс-кичә.

    Һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, төрле профессия кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, 7 февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә конкурс-кичә үткәрелде.Анда катнашу өчен 5-6 класс укучылары чакырылды.Һәм конкурсны тамаша кылу өчен 1,2 нче класс укучылары кунакка килде.

       Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа төр һөнәрләр таләп итә.Укучылар белән яңа барлыкка килгән һөнәрләр санап кителде. Һөнәр һәм белгечлек нәрсә ул?-дигән сорауга аңлатма биреп үтелде.Кичәбезнең икенче өлеше - ярыш өлеше иде. Һәм һөнәр ияләрен ярышка чакырдык.(укытучы, табиб,хисапчы,тәрбияче,пешекче,почта хезмәткәре,артист, китапханәче).

      1тур-“Һәркемнең үз фикере”дип аталды, 2тур-“Һөнәргә реклама”, 3тур- “Җитезләр” бәйгесе,4тур- “һөнәрләргә карата  табышмаклар” дип аталды.        

       “Матрослар” биюе-профессия вәкилләрен сурәтләүче бердәнбер бию.Дөрес түгел бит инде бу.Ни өчен сатучы, укытучы биюләре юк.Бу хаксызлыкны төзәтеп, укучыларга яңа бию уйлап чыгарырга тәкъдим ителде.Һәм алар татар халык көенә үз һөнәрен чагылдырып  биеп күрсәттеләр.

      Укучылар уенда бик актив катнаштылар.Киләчәктә үзләре сайлаган һөнәр ияләре булырлар, дигән теләктә укучылар белән саубуллаштык.