Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Су- табигатьнең кешегә биргән иң зур байлыгы!”

2017нче ел- Россиядә экология елы дип игълан ителгән иде.Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру,чишмәләрне саклауның яхшы, күркәм эш икәненә төшендерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан,24 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Су- табигатьнең кешегә биргән иң зур байлыгы!” дигән чара үткәрелде.Чарада чишмәләр, күлләр, елгалар турында мәгълүмат бирелде.Халыкара табигать көннәре санап кителде.Су турында табышмаклар, мәкальләр, язучыларның әсәрләре искә төшерелде.”Табигать – уртак йортыбыз!” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.