Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Югалган очракта нишләргә?!” мәгълүмат сәгате

Интернет челтәрендәге кайбер рәсми сайтлардан алынган мәгълүматлар буенча Россиядә елына якынча 55 мең бала югала. Балалар белән беррәттән өлкәннәр, яшьләр арасында да югалучылар күп. Кемдер эштән кайтканда җир йоткандай юк була, икенчеләрнең югалулары җинаять белән бәйле, өченчеләре урманга китеп адаша. Сәбәпләр төрле.Менә шул сәбәпләрне ачыклау һәм югалуны булдырмый калу, югалган, адашкан очракларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату максатыннан чыгып, китапханәдә “Югалган очракта нишләргә?!” исемле тәрбия сәгате үткәрелде.Югалу очрагы турында нәрсә белергә кирәк, нинди кагыйдәләрне истән чыгарырга ярамый, укучылар белән әнә шул хакта сөйләшү алып барылды, районыбызда, күрше авылларда булган куркыныч хәлләр дә мисалга алынды.Ахырдан укучыларга югалган очракта нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге язылган памяткалар тапшырылды.Чара бик файдалы һәм үтемле булды.