Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“СПИД- гасыр бәласе!”сәламәтлек сәгате

1988 елдан 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Замана афәтенә каршы профилактик эшчәнлек кысаларында, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Спид-заман бәласы!” исемле чара үткәрде. Анда яшүсмерләр, студентлар катнашты. Календарьда СПИДка каршы көрәшү белән бәйле нинди көннәр бар? СПИД авыруы яңа туган сабыйга күчә аламы? СПИДның Ватаны дип кайсы материк санала? Әнә шул сорауларга ачыклык кертелде.