Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез” “(батырлык дәресе)

Тарихта  дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез” исемле батырлык сәгате үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең башлангыч класс укучылары катнашты.Балалар тема буенча эшләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, сугышта катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә ясалган альбомны карадылар.Аннан исә билгесез солдат көне кайчан билгеләп үтелә башлаган, шул хакта сөйләнде һәм  видео язма белән таныштылар.Ахырдан исә укучылар белән авылыбызның “Ана даны” һәйкәленә чәчәкләр куйдык һәм истәлеккә фотога төштек.