Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Әкиятләр илендә” уен-викторина.

Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әкиятләр буенча уен-викторина үткәрелде.Башлангыч класс укучыларының   әкиятләрне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен  чара барышында ачыкладык. Иң элек балаларга әкиятләр, алардагы геройлар һәм әкияти предметлар турында табышмакларга җавап бирергә кирәк иде.Төрле ил халкының әкиятләрен, персонажларын искә төшердек.Яратып карый торган мультфильмнар турында да сөйләштек.Ахырдан исә татарча мультфильм карадык.