Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Терроризм-җәмгыятькә янау ул!” (информация сәгате)

Укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хис тәрбияләү, үз – үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен өйрәтү максатларыннан чыгып, китапханәдә  терроризмга каршы информация сәгате үткәрелде.Чарага 8нче класс укучылары чакырылган иде. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.Укучыларны тема буенча эшләнгән күргәзмә белән таныштырылды һәм видеороликлар күрсәтелде.