Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Сәламәтлек сагында (сәламәтлек дәресе)

Хәзер табигатьтә көз хөкем сөрә.Тиздән кышка аяк басырга җыенабыз.Менә шул чорда ОРВИ, грипп ише авырулар кискенләшә.Менә шул авыруларны булдырмый калу максатыннан китапханәгә авылыбыз фельдшеры Илүсә апа катнашында сәламәтлек сәгате үткәрергә булдык.Иң элек  сәламәтлек бүлегенә караган китаплардан һәм матбугат материалларыннан күргәзмә эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Фельдшер Илүсә апа исә гриппка каршы вакцинаның үзенчәлекләре турында сөйләде.Бу авыруларны йоктырмас өчен гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, халык медицинасы чаралары турында да онытмаска кирәклеген искәртте.