Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Китапханәгә- белем дөньясына!

Башлангыч класс укучылары китапханәгә даими рәвештә йөриләр.Чөнки белемнең күп өлешен кеше мөстәкыйль рәвештә укып ала.”Кулында китап булганның башында гыйлем булыр!”, дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәрдер.Балалар, күбесенчә, рәсемле, эре хәрефле китапларны укуны кулай күрәләр.Ертылган битләре очраса, ябыштырып, ремонтлап та алып киләләр.