Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Китапханәгә экскурсиягә.

15нче октябрь көнне Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 5нче класс укучылары Ашытбаш авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Бу класс укучыларының күбесе китапханәнең актив китап укучылары булып торалар.Ә менә араларында китапханәне беренче тапкыр күрүче күрше авылдан килеп укучылар да бар иде.Менә шуңа күрә дә укучыларны кабаттан китапханә аның тарихы, китаплар белән таныштырып чыгылды.Укучылар китапханәченең сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Бу класс укучылары бик активлар, күп мәгълүмат белергә теләүләре күренеп тора.Соңыннан балалар өйләрендә укырга дип яңа китаплар сайлап алдылар.Укучыларга  китапханәгә булган сәяхәт ошагандыр дигән теләктә калдык.