Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Язмышларга буйсынмас җан!» әдәби кичә.

Барыбызга да билгеле булганча, декабрь башыннан инвалидлар декадасы башлана.3нче декабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә дә, инвалид язучы Ф.Яруллин иҗаты буенча әдәби кичә үткәрелде.Язучының китапларыннан торган «Яралы җаннар!» дигән китап күргәзмәсе тезеп куелды.Кичәгә Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укучылары һәм укытучылары чакырылды.Аерым укучыларга алдан ук, язучының шигырьләре бүлеп бирелде, өйрәнергә кушылды.Язучы иҗатына багышлап презентация ясалды һәм кичә барышында укучыларга тәкъдим ителде.Кичәдә язучының шигырьләре, әсәрләреннән өзекләр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады.Кичә ахырында истәлеккә дип язучы иҗатын яктыртып ясалган буклетлар тапшырылды. Кичә бик эчтәлекле килеп чыкты һәм укучыларга ошады.