Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Хокукларыңны бел,бурычларыңны да онытма!”(ИПЧ)

20нче ноябрьдә балалар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.Һәр бала белем алуга,үз фикерен белдерергә хокуклы.Балаларны да зурлар белән бертигез күрергә кирәк.Ә менә балалар үзләренең хокукларын һәм бурычларын беләләр микән соң?Шул сорауларга җавап бирү максатыннан, 22нче ноябрьдә Ашытбаш авыл китапханәсенә 5-6 нчы класс укучылары чакырылды.Иң элек бу көннең тарихы белән таныштырып кителде,конвенция турында әйтелде һәм бу тема буенча тарихи чыганакларга мөрәҗәгать иттек, мисаллар китердек.Укучылар белән нәрсә ул кеше хокукы, бурыч нәрсә була, шуңа ачыклык керттек.Ике командага шундый бирем бирелде.Кешенең яшәүгә хокукларын чикләүче әкиятләрне искә төшерү кирәк иде. Укучылар укыган әкиятләре аша бик күп мисаллар китерделәр.