Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Серле ут син- каләм уты,янасың көн дә төннәр!” түгәрәк өстәл

20нче октябрь көнне яраткан язучыбыз Н.Гыйматдиновага-60 яшь тулды. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Серле ут син- каләм уты,янасың көн дә төннәр!” дигән китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм язучының иҗатын үз итүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.Язучының тормышы, иҗаты буенча күзәтү үткәрелде. Китап укучылар Н.Гыйматдинова иҗаты буенча әзерләнгән “Мин бал корты кебек...” дигән дайджест-папка материаллары белән танышып чыктылар.