Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Сездәдер күркәм холык,сездәдер зур сабырлык!”(әдәби-музыкаль кичә)

1октябрьдә – күркәм бәйрәм,өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Менә шундый матур,җылы кичә  29 сентябрь көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортында да оештырылды.Анда авылның пенсия яшендәге өлкәннәре чакырылган иде. Бәйрәм башланыр алдыннан иң элек өлкәннәр фойеда коймак,чәй белән сыйландылар.Китапханәче аларны махсус әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып үтте.Икенче төп өлеш сәхнәдә өлкәннәргә багышланган әдәби-музыкаль кичә иде.Аны китапханәче алып барды.Иң элек сүз ветераннар советы рәисе Насыйбуллина Рузалия апага бирелде.Ул өлкәннәрне матур бәйрәмнәре белән котлады.Кичә җыр, бию һәм шигырьләр белән үрелеп барылды.