Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Ил терәге-икмәк!(балалар иртәсе)

“Ил терәге – икмәк!”,- дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр.Менә шул төшенчәне үсеп баручы яшь буынга җиткерү максатыннан,Ашытбаш авыл китапханәсендә “Ил терәге-икмәк!” исемле балалар иртәсе уздырылды.Анда Г.Тукай исемендәге төп гомум бирү мәктәбеннән 1-2 класс укучылары чакырылган иде.Чарада икмәккә ,игенчеләргә дан җырланды.Икмәкнең өстәлгә килгәнче никадәр авыр юллар үтүе санап кителде,икмәк турында шигырьләр дә, җырлар да искә төшерелде.Икенче өлешендә 1нче класс укучылары тарафыннан, “Башак” дигән Украин халык әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде.Чара бик үтемле һәм файдалы үтте.