Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Акча һәм аның функцияләре” (икътисад сәгате)

Акча, банклар, аларның эшчәнлеге турында күзаллауларын киңәйтү, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыру, икътисади белемнәрен һәм күнекмәләрен арттыру, бүгенге икътисад шартларында конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү максатларыннан чыгып, Ашытбаш авыл китапханәсе 9нчы класс укучылары белән икътисад сәгате үткәрде. Чара Австрия икътисадчысы Ф.Хаекның “Акча тирес кебек: таратмасаң бернинди файдасы да юк”дигән сүзләр белән башланып китте.Акча һәм финанслар төшенчәләренә аңлатма бирелде.Акчаның функциясе турында сөйләшенде.Укучылар үзләре белгән акча берәмлекләрен искә төшерделәр.Бергәләп банк исемнәрен санап чыктык.Аңлатмалы сүзлектән банк сүзен табып аның нинди мәгънә белдерүен ачыкладык. Үзәк банкның төп функцияләрен санап чыктык.Чара бик мавыктыргыч һәм файдалы үтте.