Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы!” (информина)

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, "Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы " дип исемләнгән информация сәгате үткәрделәр.Чара  яшь буында коррупциягә каршы көрәш, кешелек кыйммәтләре тәрбияләү һәм  коррупция төшенчәсен аңлату, аның тарихына кыскача күзәтү ясау, илебездә аңа каршы алып барылган көрәш чаралары белән таныштыру максатларыннан уздырылды. Безнең яшьләребез коррупциягә карата битараф калмадылар, бу проблеманы хәл итү буенча үз фикерләрен белдерделәр. Чарада югары класс укучылары һәм студентлар катнашты.