Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Шәфкатьле булыйк!" (инвалидларның өйләренә бару)

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Шул уңайдан, 7нче декабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре, тумыштан мөмкинлекләре чикле Рөстәм Ситдиков янына хәл белергә бардык. Һәм яңа кайткан китаплар, матбугат белән таныштырып, күчтәнәчләр тапшырдык.