Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Яшик дуслар, шундый итеп, бушка үтмәсен гомер!" (тематик кичә)

Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында «Яшик дуслар, шундый итеп, бушка үтмәсен гомер!”исемле чара үткәрде.Анда 7-8нче класс укучылары катнашты.Чара укучыларны кешелеклелек, шәфкатьлелек төшенчәләре белән таныштыру, тормышта югалып калмаска өйрәнү, инвалидларга карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтү максаты белән үткәрелде. Китапханәдә   сәламәтлеге чикләнгән танылган кешеләргә багышлап язылган китаплардан һәм инвалид язучыларның китапларыннан “Безнең язмыш безнең кулда, без аның тимерчесе” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм аңа  күзәту ясалды.Чара җырчы А.Мирзаянов башкаруында “Түзә икән йөрәк сагышка” исемле җырга клип карау белән башланып китте.Бу клипта инвалид, танылган блогер Р.Нәбиев һәм аның гаиләсе дә катнаша.Клип укучыларның һәм гомумән күпләрнең күңелләренә үтеп керде дип әйтергә була.Аннан укучыларга Д.Нәгыймнең Р.Нәбиевка багышлап язылган “Бөртекләп җыелган гомер”дигән китабы тәкъдим ителде.Һәм бу китап буенча фикер алышулар булды. Шулай ук Ф.Яруллин, Г. Сәгыйров, Р.Мөхәммәт, Н.Вуйчич китаплары да укучыларда зур кызыксыну уятты.