Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Китапханә-белем учагы.

 Бүгенге заманда безнең һәркайсыбызның Интернет дип аталган зур китабыбыз бар. Без төп мәгълүмат чыганагы сайтлар, социаль челтәрдәге күпсанлы битләр булган заманда яшибез. Әмма кулга тотып укый ала торган китапны берни дә алыштыра алмый. Безнең Ашытбаш авыл китапханәсендә 7615данә китап исәпләнә, шуның 4114е балалар әдәбияты.Укучылар китапханәгә бик еш мөрәҗәгать итәләр. Чөнки китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, укучыга матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша.