Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Кояш чыкса, табигать яңара, китап укысаң, күңел агара!”

     Ел дәвамында китапханәбезгә китаплар еш кайта һәм алар киң катлам укучыга тәкъдим ителә.Китапларның күбесен халык яратып укый.Өлкән яшьтәге укучылар гыйбрәтле, тормышчан әсәрләр укысалар, ә яшьләребез детектив, мәхәббәт турында романнар укуны кулай күрә.Укучыларыбыз күбесенчә: З.Кадыйрова, Г.Галимуллина, Г.Галләмова, А.Әхмәтгалиева кебек авторларның  китапларын зур кызыксыну белән көтеп алалар.