Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Син минем дуслык илем, бөек Татарстаным!” мәдәни дәрес.

Г.Тукай исемендәге төп гомуми урта белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларга мәдәни көндәлек тапшыру тантанасы булып узды.Аны авыл китапханәсе мөдире Сабитова Т.А. алып барды.Башлангыч сыйныфта укучылар саны - 40.Шулардан 6сы 1нче сыйныфлар.Иң элек укучыларны яңа башланып килүче уку елы белән котлап, аларга Татарстан,андагы тарихи-мәдәни һәйкәлләр белән таныштырылды,санап кителде.Аннары үзебезнең Арча районындагы тарихи-истәлекле,урыннар,музейлар санап  чыгылды,укучыларга әти-әниләре белән бергәләп барырга тәкъдим ителде.Соңыннан мәдәни көндәлеккә күзәтү ясалды,карап,саклап,тышлап куярга кирәклеген әйтелде.Тарихи-истәлекле урыннарга барганда үзең белән алып барырга, тамга куйдырырга, һәм ел ахырында кем күпме урында булган,шуларга нәтиҗә ясалачагы әйтелде.