Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Якташ язучыбыз М.Галәүнең тууына-130 ел!”(әдәбият сәгате)

Якташ язучыбыз М.Галәүнең тууына-130 ел уңаеннан, 8нче сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә искә алу чарасы үткәрелде.Анда 7-8нче класс укучылары чакырылган иде.Иң элек укучылар белән Арча ягыннан чыккан мәгърифәтчеләр,танылган язучыларны искә алып үттек һәм шулар арасыннан Тукайның чордашы булган М.Галәүнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Язучы иҗатына кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Аннан укучыларга язучының “Мөхаҗирләр” китабы тәкъдим ителде.Китаптан гыйбрәтле булган өзекләр укылды.Якташыбыз М.Галәү иҗатын укучылар зур кызыксыну белән бирелеп  тыңладылар.