Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Сезнең өчен газета-журналлар!

 Бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып  бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене  кулайрак  та күрә, әмма китап, газета журналларның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә,бертөрле фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап, журнал, газета  укыганда исә бала, киресенчә,  тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә.

      Безнең китапханәгә 21 төрле матбугат килә: ”Арча хәбәрләре”, ”Татарстан яшьләре”, ”Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, ”Көмеш кыңгырау”, ”Түгәрәк уен”, “Ялкын”, ”Сөембикә”, ”Идел”, ”Безнең мирас”, ”Түгәрәк уен”, ”Җирле үзидарә”, ”Сәхнә”, ”Дарья”, ”Мәйдан”, ”Казан утлары”, ”Салават күпере”, ”Сабантуй”, ”Гаилә учагы”, ”Юлдаш”, “Тылсымлы куллар”.Шуларның 5се – балалар өчен.Үзләренә яздырмаган матбугатны балалар бирегә килеп укый ала.Өй эшләре әзерләгән вакытта да газета-журналлар менә дигән ярдәмчеләр.