Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Сәнгать белән көчле без!" (библиотөн 2019)

3нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә  "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында “Сәнгать белән көчле без!” дигән кичә үткәрелде.Анда студентлар һәм урта яшьтәге китап укучылар катнашты.Сөйләшүебезнең  төп темасы- татар мәдәнияты, сәнгате турында иде. Мәдәният ул- өчен халкыбызның  киләчәге, бүгенгесе һәм үткәне. Авылыбыз мәдәният йортында җитәкче булып эшләүче А.Файзрахманова кыскача гына үзләренең хезмәт эшчәнлеге хакында мәгълүмат биреп үтте. Авыл халкын бераз гына эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү турында сөйләде.Хезмәттә очраган кыенлыкларны да истән чыгармады.Түгәрәк өстәл артында әңгәмәбез бик кызыклы һәм файдалы үтте.