Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Каникулда китап-журналлар белән!

      Менә ниһаять көзге каникуллар да җитте.Балалар бу ялларны зарыгып көтте.Ялларда өйдә нишләп ятарга кирәк, әлбәттә,китапханәгә барырга! Яңа мавыктыргыч китаплар, төрледән-төрле газета, журналлар, һәрберсе үзенә җәлеп итеп тора. Менә бүген дә укучылар китапханәдә булдылар, ял иткән арада укырга  китаплар  алдылар. “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларына күзәтү ясадылар, сканвордлар чиштеләр, биремнәр башкардылар.Бергәләп файдалы ял иттеләр.