Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Театр, кино, әдәбият- менә кайда ул чын мәдәният!” (мәдәни дәрес)

Укучының мәдәни нормативы программасын  тормышка ашыру кысаларында Ашытбаш авыл китапханәсе үз эшен башлап җибәрде.1нче октябрь көнне китапханәгә башлангыч класс укучылары чакырылды.Балаларга  Арча районының тарихи, истәлекле урыннары турында сөйләп кителде.Укучылар  белән мәдәният темасына әңгәмә корылды, Һәм мәдәниятле укучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, шул хакта фикер алышулар булды.Башлангыч укучылары белдергәнчә, укучылар иң элек тәртипле булырга тиеш, икенчедән тырышып укырга кирәк икән.Укучылар менә шундый уңай фикерләр җиткерделәр, Һәм иң мөһиме- мәдәниятле кеше үзлегеннән күп итеп китаплар  да укырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.