Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Киләчәк-экстремизмсыз, экстремизм-киләчәксез!”(танып-белү сәгате)

3нче сентябрь көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә,“Киләчәк-экстремизмсыз, экстремизм-киләчәксез!” исемле информация сәгате үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга кирәклек әйтелде.Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга чакырдык. Әңгәмә барышында балалар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.