Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Кулга-кул тотынып, серле белем иленә!" белем бәйрәме.

Әле кайчан гына балаларның көтеп алган җәйге яллары җиткән иде, инде менә ни арада җәй үткән, кабаттан мәктәпкә барыр чак та җиткән икән бит.1нче сентябь-ял көненә туры килгәнлектән, быелгы белем бәйрәмен  укучылар 2нче сентябрьдә бәйрәм итте.Ашытбаш урта мәктәбендә бәйрәм 6нчы класс укучылары башкаруындагы бию белән башланып китте.Аннан инде шигырьләр, җырлар яңгырады.бу бәйрәмдә иң дулкынланган укучылар- тәүге тапкыр укырга керүче нәниләр булгандыр, мөгаен.Аларга бу көнне бик күп бүләкләр, котлаулар яуды.Һәм без-мәдәният хезмәткәрләре дә, үз чиратыбызда быелгы беренчеләрне бәйрәм белән котлап, бүләкләр өләштек.