Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган 22 июнь көне - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бурыч - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны безнең балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү.
Ашытбаш авыл китапханәсендә "Китаплы җәй" дигән чара узды. Китапханәгә лагерьга йөрүче укучы балалар чакырылган иде. Китапханәче балаларга укуның файдасы турында сөйләде.
6 июньдә, Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел. Ул бөтен чорларга даһи, рус һәм дөнья әдәбияты классигы. Аның исеме һәркемгә таныш
Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китә. Без дә әлеге матур гадәт буенча 2 җигүле ат белән авыл урамнары буенча, гармуннар уйнатып, йорттан йортка кереп Сабантуйга бүләк җыйдык.
1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара.
18нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре" дип исемләнгән матур, эчтәлекле чара булып узды. Иң элек гаилә темасын яктырткан китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.
8нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Фойега “Батырлар даны-мәңгелек!”, “Безнең заман герое” дигән китап күргәзмәләре эшләп куелды Һәм авыл халкына тәкъдим ителде.
7 майда Ашытбаш авыл китапханәсе дүртенче тапкыр «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII халыкара акциясендә катнашты. Акция нигезендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә сугышның иң аянычлы эпизодлары турында кычкырып уку тора.
Белгәнебезчә, 26нчы апрельдә Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан, укучыларны китапханәгә әдәбият кичәсенә чакырдык. Иң элек китап күргәзмәсе эшләп куелды.
Гаилә елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы авыл китапханәләре арасында "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә!" дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде.
Билгеле булганча, 12 нче апрель –Космонавтика көне буларак искә алып үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен уен-викторина үткәрелде.
2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсенә башлангыч класс укучылары чакырылган иде.
1нче апрель – кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә кошлар көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрде.
21 нче мартта ел саен Нәрүз бәйрәме үткәрелә. Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән.
2024нче ел – Россиядә гаилә елы дип игълан иткән иткән. Шул уңайдан Ашытбаш мәдәният йортына авылның актив гаиләләре чакырылган иде.
6 нчы март көнне Ашытбаш мәдәният йортында халыкара-хатын-кызлар көненә багышланган кичә булып узды.
23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ашытбаш мәдәният йортында тематик кичә үткәрелде.
21нче февраль – халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә 5-7нче класс укучылары өчен кокурс үткәрелде.
16 февраль көнне 19.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә яшьләр өчен Изге Валентин көненә багышланган чара узды. Кунаклар өчен "Мәхәббәт турында китаплар укыгыз" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.
15нче февраль – бөек патриот шагыйрь М.Җәлилнең туган көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә батырлык дәресе уздырылды.