Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Театр сәнгатен яктыртучы “Сәхнә”

    “Сәхнә”-татар сәнгатен һәм төрки дөньясының мәдәни тормышын,театр,эстрада сәнгатенең киләчәген һәм бүгенгесен,уңышларын һәм проблемаларын яктырта торган бердәнбер басма.Мәдәният өлкәсендәге яңалыкларны беренчеләрдән булып беләсең килсә-“Сәхнә” белән бергә бул!Укучыларыбыз “Сәхнә” журналын яратып укыйлар. Татарстан матбугаты көне уңаеннан Иске Кишет китапханәсендә мәгълүмати танып белү сәгате үтте.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова укучыларны халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә –матбугат икәне турында сөйләп үтте. Татарстанда театр елы уңаеннан  “Сәхнә” журналын укучыларга тәкъдим итеп  төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Мәгълүмати танып белү сәгате укучыларыбыз өчен файдалы үтте.