Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Батыр йөрәктән йөрәккә күчә”

   Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында ачык ишекләр көне үткәрде.Бу көнне музейга килүчеләр арасында Гани Сафиуллинның якын туганнары да бар иде.Музейга килүчеләрне китапханә мөдире Гөлфия Габитова музей белән таныштырды.Аларга Гани Сафиуллин турында фильм карарга тәкъдим итте.