Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның бюстын ачу тантанасында

   Якташыбыз, Яңа Кишет авылында туып-үскән Надир Закиров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы идарәсен җитәкли. Быел ул Яңа Кишет мәктәбе каршындагы мәйданда Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин бюстын эшләтте.8 майда шушы бюстны ачу тантанасында Иске Кишет авыл китапханәсе дә катнашты. Тантанада шулай ук Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музееның даими иганәчесе Биектау-Сервис оешмасыннан да җаваплы кешеләр катнашты һәм бюстка чәчәкләр салды.