Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Онытырга мөмкин түгел”

   Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Иске Кишеттәге Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында тантаналы митинг булды.Аны оештыруда авыл китапханәсе башлап йөрде.Тантанада Таттелеком хезмәткәрләре,район военкоматы,студент егетләр, Шушмабаштан,уллары бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче Фирая белән Нурмөхәммәт Мортазиннар,мәктәп укучылары һәм укытучылары,авыл халкы катнашты.Тантана патриотик хистәге шигырьләр,җырлар белән үрелеп барылды.Кичәгә килүчеләр музейда экскурсиядә булдылар. Аларга китапханәче Гөлфия Габитова герой турында сөйләде. Гани Сафиуллинның сугышта күрсәткән батырлыклары санап бетергесез. хәрби комиссар Шушмабаштан Фирая белән Нурмөхәммәт Мортазиннарга Рәхмәт хаты тапшырды. Кичәдә авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Гөлбостан апа Вәлиуллинага сүз бирелде.Ул яшь буынга үзенең изге теләкләрен җиткерде.Соңыннан тантанада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.