Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Туй күлмәге гомерлек” күлмәк бәйрәме

   Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ак калфак”клубы белән берлектә күлмәк бәйрәме үтте.Кичәбезнең максаты туй күлмәгенең тарихы,милли йолаларыбыз,гореф-гадәтләребез, күлмәк турында татар мәкальләре һәм әйтемнәр,җырлар белән танышу.Кичәдә “Ак калфак”клубына йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты.Төрле замандагы туй күлмәкләреннән күргәзмә төзелеп укучыларга тәкъдим ителде.Күргәзмәдә моннан 30-35 ел элек киелгән һәм хәзерге заман туй күлмәкләре дә бар иде.Туй күлмәкләренең хуҗалары үзләренең туй хатирәләрен искә төшереп,уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.Кызыклы вакыйгалар да сөйләнелде.Кичәдә катнашучы ханыбыз Гөлназ Әхмәтшина туй күлмәгенә багышлап язылган шигырен укып китте.

Туй күлмәге бер көнлек дип

Бар бит ул уйлаучылар.

Башкалар күлмәге белән

Бар бит ул туйлаучылар.

Туй күлмәге гомерлек ул,

Тормышта озатып бара.

Туй күлмәге кигән мизгел

Мәңгегә истә кала.

Үзеңә дип күлмәк сайлау

Күңелле бер тамаша.

Нинди генә күлмәкләр юк

Хәтта күзләр камаша.

Кичәбез бик күңелле һәм файдалы үтте.