ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Водопьянова Т.П. Гани Сафиуллин музеенда кунакта.
Каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында ТР Дәүләт Советы депутаты,ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Водопьянова Татьяна Павловна һәм бер төркем профсоюз хезмәткәрләре кунакта булып киттеләр.Алар музей белән якыннан таныштылар.Районнан чыккан геройларыбыз турында күп мәгълүмат алдылар.