Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Галәмне беренче гизүче”

   Космонавтика көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Г. Габитова мәктәп укучылары белән берлектә,Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музеенда галәмгә беренче очучы кеше космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында кичә үткәрде. Кичәдә укучылар “Галәмне гизүчеләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар һәм Ю. Гагарин турында  фильм карадылар.1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Кичәнең максаты укучы балаларда туган илгә, халкыңа,шул темага багышланган китапларга мәхәббәт, батырлык һәм кешелеклелек хисләре тәрбияләү.Укучылар зур кызыксыну белән фильмны карадылар,фикер алыштылар,өйгә укырга китаплар алдылар.