Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Шигырь уты безнең йөрәкләрдә”

   Иске Кишет авыл китапханәсендә “Шигырь уты безнең йөрәкләрдә”район бәйгесенең беренче этабы 31-55 һәм 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үтте.Бәйгенең максаты:шигърияткә мәхәббәт уяту;классик һәм хәзерге заман шагыйрьләренең иҗатын пропагандалау.Бәйгедә катнашучылар “Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар.Үзләренең яраткан һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.Китапханәбезнең иң өлкән укучыларының берсе-Флера апа Әхмәтшина,актив укучыбыз Гөлзадә апа Вәлитова үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.Бәйгедә шулай ук И.Хәйруллина,Т. Шиһабиева,Г.Сәмигуллина,Р.Галиуллин,Г.Әхмәтшина,Р.Галимҗанова,Г.Габитова катнаштылар.Алар Г.Тукай,Р.Шәрипов,Н.Йосыпова,Р.Ахунҗанова,М.Гайфуллина,Ш.Җиһангирова һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.