Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Ватанны саклау-үзеңне яклау”

Иске Кишет авылы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда Арча районыннан армиягә китүче 18 егет,аларның әти-әниләре, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов ,”Бердәм Россия”Арча җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев,”Арча хәбәрләре”газетасы катнашында традициягә кергән кичә оештырылды.Кичәне китапханә мөдире Гөлфия Габитова ачып җибәрде.Ул музейның ачылу тарихы,якташ геройларыбыз Валентин Ежков,Нәкыйп Сафин,Гатаулла Салихов,Гани Сафиуллинның батырлыклары турында сөйләде. Хәрби комиссариат җитәкчесе Алмаз Борһанов егетләргә үзенең киңәшләрен җиткереп бүләкләр тапшырды. Раил хәзрәт егетләргә изге теләкләрен җиткереп дога кылды.