Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Су-яшәү чыганагы”.Мәгълүмати танып белү сәгате.

   22 март Бөтендөнья су көне. Ул дөньяда-1993 елдан, Русиядә “Су-тормыш ул” девизы астында 1995 елдан үткәрелә. 2013 елда бу көн БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан “Халыкара су хезмәттәшлеге көне” дип игълан ителгән.Шушы уңайдан Иске Кишет авыл китапханәсендә мәгълүмати танып белү сәгате үтте. ХХI гасыр урталарында төче су җитмәү мәсьәләсе кискенләшәчәк. Бүген бу проблемадан дөньяның 43 илендә яшәүче 700 миллион кеше җәфа чигә. 2025 елга аларның саны 3 миллиардка җитәчәк, дип фаразлана.Максатыбыз китапханәгә килгән укучылырны су проблемасы белән таныштыру,әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләү,су чыганакларына мәрхәмәт дигән бер хис уяту.Кайда су- шунда тереклек.Елга –суларга шулай бармак аша гына каравыбыз якын киләчәктә,һичшиксез,”тез асты”бызга сугачак.Шуңа күрә табигатькә ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.Бу-барыбызның да уртак бурычы!Укучылар күп төрле мәгълүматлар белән танышып үзара фикер алыштылар.