Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Исемең җисемеңә туры килсен”. Белем иленә сәяхәт.

   Иске Кишет авыл китапханәсендә укучыларда татар исемнәренең милли үзенчәлегенә, матур яңгырашына, мәгънәсенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан белемнәр иленә сәяхәт үтте. Халкыбызның исемнәрендә аның мәдәнияте, дөньяга карашы, гореф-гадәтләре, традицияләре, туган теленә мәхәббәте чагыла.Кичәдә катнашучылар төрле чорларда кушылган исемнәр: халкыбыз ислам динен кабул иткәч, 1930 нчы елларда,90 нчы елларда, 2009–2010 еллардагы мәгълүматлар,бүгенге көндә исем белән бәйле проблемалар, бала туу хөрмәтенә үтә торган йолалар белән таныштылар.Исемнәргә атап чыгарылган татар халык җырлары,мәкальләре бик кызыклы мәгълүмат булды.Кичәдә катнашучы һәркем шулай ук үзенең исеменең мәгънәсе белән танышып үтте. Кыскасы, исемнәребез турында уйланырлык уйлар, сөйләшәсе сүзләр күп әле. Исем – ул тарих. Борынгы бабаларыбызның шәҗәрәләргә язып-теркәп калдырган исемнәре нәселебезнең ерак тамырларын күрергә мөмкинлек бирә. Кичәбез файдалы һәм мәгънәле үтте.