Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кулланучыларның хокуклары:өйрәнәбез,өйрәтәбез,яклыйбыз”Түгәрәк өстәл

   15 март-Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә авыл яшьләре белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрелде. Быел бу көн “Менюга антибиотиклар кертмик!” девизы астында утте. Россиядә беренче “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон 1992 елда кабул ителә. Һәр сатып алучы үзенең хокукларын белергә тиеш. Кулланучыларның сату урыннарында алданган, хокукый наданлыклары аркасында акчаларын кайтарып ала алмаган, хокукларын яклаучы дәүләт органнарына мөрәҗәгать итмәгән очраклары күп. Үз хокукларыңны яклаудан курыкмаска кирәк. Бездә кеше артык тыйнак, сабыр. Әгәр кеше дәшми кала икән, берни үзгәрмәячәк. Кеше кибеткә кереп товар караганда ук үзенең кулланучы икәнен онытмасын иде. Чек булганда, хокукларыңны яклау күпкә җайлырак.Кичәдә катнашучылар китапханә мөдире Гөлфия Габитованың  кулланучыларның хокуклары турындагы чыгышын тыңладылар,китап күргәзмәсенә куелган мәгълүматлар белән таныштылар.Үзара фикер алыштылар.Кичә файдалы мәгълүматларга бай булды.