Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Миңнурый-Гыйльмурый әбигә 101 яшь”

   Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хәләл җефете Гыйльмурый әби Гафиятуллинага 101 яшь тулды.Шушы уңайдан Таттелекомның генераль директоры урынбасары Гомәров Рөстәм Кәлимуллович ак әби янында булып, хөрмәт иясен гомер бәйрәме белән тәбрик итте. Гыйльмурый әби үтенече буенча ул аңа бүләккә Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур”романын алып барды.Бу китап бүгенге көндә сатуда юк,шуңа күрә аны табуы җиңелләрдән түгел.Иске Кишет авыл китапханәсе бу китапны табуда ярдәм итте.Китап Гыйльмурый әби Гафиятуллинага тапшырылды.Алар китапны рәхмәтләр әйтеп кабул итеп алганнар. Бүген Гыйльмурый әби Бөгелмә шәһәрендә Роза һәм Римма исемле кызларында кадер-хөрмәттә яши. Үз абый-апасы гүр ияләре булган Әнвәр абзый да әнисе, бу туганнары янына еш килеп, элеккеге елларны искә төшереп утырырга ярата.