Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Арсаевлар нәселе ” .Иске Кишет авыл китапханәсендә тарих сәгате үтте.

   “Безнең Мирас” журналының 2018 ел,сентябрь санында Габделбәр Ризвановның “Тереләй күмелгән эшкуар һәм имам-хатыйп Хәбибрахман Арсаев” дип исемләнгән мәкаләсе мине бик нык тетрәндерде.Һәм шушы мәкалә белән авылдашларымны таныштыру максатыннан Иске Кишет авыл китапханәсендә тарих сәгате үткәрергә булдым. Китапханәгә туган төбәгебезнең тарихы белән кызыксынучы авылдашларым җыйналды.Кайчандыр Яңа Мәңгәрдә 19 гасырда Лотфулла Арсаев исемле хәзрәт яшәгән.Ул 13 ел Төркиядә дин гыйлеменә өйрәнгән.Төркиядә Гөфриягә өйләнә. Яңа Мәңгәрдә яшәп 5 ул,2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәбибрахман аларның кече уллары була.Ул әнисенең туган ягы Төркиядә 7 яшеннән дин гыйлеменә өйрәнә.Белемгә һәвәслеген сизеп,әнисенең туганнары аны 2 ел Швейцариядә хокук белгечлеге буенча укытып кайтара. 18 яше тулгач кына зыялы,затлы шәхес булып тәрбияләнеп туган авылы Яңа Мәңгәргә кайта.Авыл картлары аны имам һәм мөгаллим итеп сайлыйлар.Казан мәдрәсәләренең берсендә шәкертләргә белем бирергә дә өлгерә ул.Сәүдәгәрлек белән шөгыльләнеп сабын белән сәүдә итүне җайга сала,мохтаҗ авылдашларына да сабын алып кайтып өләшә.Хәлле мөселманга дүрт хатын алырга мөмкин дип бер-бер артлы Хәдичә,Мәймүнә,Маһрибикәгә өйләнә.25 баланың атасы була ул.Холера зәхмәте хатыны Хәдичәне һәм алты баласын бер көндә гүр иясе итә.Совет власте елларында Маһрибикә белән генә яшәп калырга туры килә.Колхоз төзүдә катнаша,мал-мөлкәтенең яртысын колхозга бирә.Эзәрлекләүләргә түзә алмыйча гаиләсе белән Урта Азия якларына чыгып китә. Төркиягә сәфәр вакытында абыйсы Абдулла югала,аның гаиләсен кайгырту да Хәбибрахман хәзрәткә кала. Яңа Мәңгәрне сагына-сагына гомер кичерәләр.Илдә паспорт бирү башлангач аңа тагын туган якларында яшәп,”халык дошманы”дигән яманатын сөйрәп кабаттан Каракалпак якларына чыгып китәргә туры килә.Шунда яшәп ятканда көннәрдән бер көнне аны кулга алалар.Төрмәдә ул юкка чыга,гаиләсенә үлде диләр.Таныш милиционер аркылы каберен табып,икенче урынга күчереп җирләргә дип кирпечләрне аралаулары була,мәет башын күтәрә.Аны тереләй җирләгән булалар.14 көннән соң ул үлә һәм аклануы турында хәбәр алына...

   Заманының иң зыялы кешесе,хәләл көче белән көн күргән эшкуар,имам Хәбибрахманнар исән булса, Яңа Мәңгәр шикелле авыллар да гөрләп яшәп ятыр иде.

   Кичәбезгә авылыбызның мөхтәрәм кешесе Мөршидә абыстайны да чакырдык.Ул да Яңа Мәңгәр кызы.Аның әтисе тирә-якка данлыклы һөнәрче,калайдан төрле йорт кирәк-яраклары ясаучы Габделхәй абый,әнисе Нәфисә апа да дин гыйлемле кешеләр иде.Мөршидә апа кичәбезгә бик кадерләп саклаган,”Арча хәбәрләре”гәҗитенең 2015 ел ,29 май санында басылып чыккан ”Балаларыма бирдем бөтен назымны”,-дип исемләнгән,Галиябану Арсаеваның 95 еллык юбилее уңаеннан аның гыйбрәтле тормыш юлы турындагы мәкаләсен алып килгән иде.Мәкалә белән танышып чыктык,фикер алыштык.Җавапсыз калган сораулар әле калды.Димәк әле очрашулар кабаттан булыр.