Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Җырдай моңлы татар теле”

   Халыкара туган тел көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе клуб,мәктәп укучылары белән берлектә кичә үткәрде.Китапханәгә туган телне сөюче,зирәк,тапкыр укучылар җыйналды.

Дөньялар киң,анда илләр бик күп.

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

                             Нәҗип Мадьяров

   Кичәгә җыйналган укучыларыбыз Шәйхи Маннур, Нәҗип Мадьяров,Газинур Морат,Йолдыз Шәрәпова,Хәкимҗан Халиков,Мөҗәһит,Шамил Маннапов,Фирая Зыятдинованың туган телгә багышланган искиткеч матур,аһәңле шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.”Чулман” һәм “Идел” командаларына бүленеп табышмаклар бәйгесендә,эстафета рәвешендә шәһәрләр исемен атауда,мәкальләр әйтешүдә катнаштылар.Китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү тыңладылар.Кичәбез күңелле һәм файдалы үтте.