Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Әфган - таулар, ташлар иле...”

  Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Әфган - таулар, ташлар иле...” дип исемләнгән күргәзмә-хәтер укучыларга тәкъдим ителде. Таулар, таш-кыялар арасында 19-20 яшьлек егетләребез һәлак булды. Бу фаҗигадән соң 30 ел вакыт узды. Сугыш кайгы-хәсрәтләрен күрергә язмасын, ләкин тарихыбызны онытырга ярамый.Күргәзмәгә шушы теманы яктыртучы язучыларыбызның әсәрләре һәм вакытлы матбугаттан мәгълүматлар куелды.Илебез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын.