Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Яшәсәк тә төрле илләрдә,сөйләшәбез татар телендә”

Халыкара музейлар көне уңаеннан Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей-утарында Казан дәүләт аграр университетында укучы бер төркем кытай студентлары һәм аларның җитәкчеләре кунакта булып киттеләр.Аларны китапханәче Габитова Гөлфия музейның тарихы,андагы экспонатлар,Геройларның биографияләре,күрсәткән батырлыклары белән якыннан таныштырды.Студентлар аеруча Гани Сафиуллинның үзе язган китаплары белән кызыксындылар.