Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Кем булырга?” 2019 Эшче һөнәрләр елы

   2019 ел Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе 8 февраль көнне Яңа Кишет балалар бакчасы белән берлектә «Кем булырга?” дип исемләнгән кычкырып укулар оештырды.Китапханә мөдире башта нәниләрне Эшче һөнәрләр елы белән таныштырып үтте.Балалардан зур үскәч кем булырга теләүләре турында кызыксынды.Кемдер доктор,комбайн йөртүче,полиция хезмәткәре,шофер булырга теләге бар икәнен әйтте.Аннан соң балалар белән бергәләшеп Мөҗәһит,Мәрзия Фәйзуллина,Рәшит Бәшәр,Мәрдәнова Ф.,Г.Морат,Әминә Бикчәнтәева,Ленар Шәех китапларыннан һәм Салават күпере журналыннан рәсемнәре белән танышып һөнәрләр турында матур шигырьләр укыдык,фикер алыштык.Тәрбиячеләргә һәм балаларга укырга китаплар тәкъдим иттем.