Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Көрәшләрдә без җиңелмәбез”2 февраль Сталинград көне

   2 февраль Сталинград көне.Быел Сталинград сугышы тәмамлануга 76 ел тулды. Каһарман авылдашыбыз Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллин җитәкләгән 38 нче укчы дивизия Сталинград өчен көрәшне шәһәргә килү юлларында ук башлый.1942 елның августыннан башлап  гитлерчыларның камалган группаларын тар-мар иткәнгә кадәр 38 нче укчы дивизия дошманның 12 мең солдат һәм офицерын әсир итә,шулар арасында 2 генерал,8 полковник була.Трофей итеп сугышларда 68 танк,22 самолет,3 бронепоезд,400 дән артык туп һәм миномет,күп кенә вагон,паровоз,1000 ләп автомашина,3000 автомат,800 пулемет,100 ләп төрле склад,500 ат алына.Дивизия каты көрәшләрдә гитлерчыларның 15 меңләп солдат һәм офицерын юк итә,108 танкын,1000 ләп автомашинасын кыра,5 самолетын бәреп төшерә.Немец илбасарлар белән сугышта дивизия Казахстанның һәм совет халкының ышанычын аклый.

   Дивизия шагыйре,беренче ранг хәрби техник Н.В.Раков язган”Алга, сугышчан Утыз сигезенче” дигән җырда әйтелгәнчә:

Авырлыклар безне куркытмады,

Сугышларда чыныгу алдык без.

Җир тетрәткеч көчле һөҗүмнәрдә

Сталинградны саклап калдык без.

Кушымта:

Мылтык һәм туплар белән,

Хәнҗәр,штыклар белән

Ярсып кыйна фашист үләтне!

Сугышчан дуслар,алга!

Кадерле Ватан-ана

Җиңелмәскә безне өйрәтте!

   Ныклык,батырлык,тәртип,оешканлык күрсәтеп сугыша белгән өчен,Сталинград янындагы җиңүләре өчен 38 нче дивизиягә Оборона Халык комиссары приказы белән 1943 елның 1 мартында “Гвардия” дигән мактаулы исем бирелә. Ул генерал-лейтенант Шумиловның 7 нче гвардия армиясе- элекке 64 нче армия составына кертелә.Гани Сафиуллинга генерал-майор хәрби исеме бирелә.Бу сугышта күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен ул Кызыл байрак,2 дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.Сталинград сугышының башында,ягъни 1942 елның 19 августында Г.Сафиуллин каты яраланып госпитальгә эләгә һәм 25 сентябрьгә кадәр анда дәвалана.

   Гани Сафиуллин үзенең “Җиңү юллары буйлап”китабында Ватаныбыз тормышындагы иң җитди сынау елларында аның кул астында булган полк,дивизия һәм корпус сугышчыларының-фашист баскыннарны тар-мар итеп,илне азатлыгын саклап калу теләге белән янган төрле милләт егетләренең һәм кызларының-тиңдәшсез батырлыкларын тасвирлый.

   Дивизиядә кызлар арасында сугышларда батырлык,фидакарьлек күрсәткән кешеләр күп була.Менә Зинаида Федушкина.Ул кечкенә буйлы,җыйнак кыз.Аңа нибарысы егерме яшь.Ул Слатов полкының санитар-инструкторы һәм үз подразделениесенең комсомол оешмасы секретаре. Аның күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены,”Батырлык өчен” медале балкый. Екатерина Кононенко.Ул ВЛКСМ члены,8 декабрьдә Бекетовкадан төньяк- көнбатышта,дошман ныгытмаларын штурмга тоткан вакытта,бу кыз алгы сафтан яраланган 6 командирны,29 сугышчыны алып чыга,аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтә.Аның күкрәген Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале бизи.

   Миномет ротасының парторгы өлкән сержант Тыртышный,миномет белән укчы роталарының сугыш сафларын үтеп,алга чыккан да,ком карьеры янында бик уңайлы позициягә урнашып,дошманның танкка каршы ата торган ике тубын,2 минометын җимерткән,1 блиндажны күккә очырган,25 гитлерчыны дөмектергән.

   Сугышчы комсомолец Осадчий шуыша-шуыша дошман блиндажы янына килеп җиткән дә граната ыргытып:”Рота-а!Минем арттан!”-дип кычкырган,берүзе дошман блиндажына бәреп кергән,ун гитлерчыга каршы сугышып,5 есен шунда ук автоматтан атып үтергән,калганнарын әсир иткән.

   Һәм шушындый мисаллар китапта бик күп.Г.Сафиуллин үзенең истәлекләрендә үткәндәге сугышларда башыннан кичкән вакыйгаларны язып,совет халкын данга күмгән җиңүнең нинди зур материаль байлыклыр,рухи көч бәрабәренә яулап алынуын әйтү белән бергә,кешеләргә,бигрәк тә яшьләргә:”Уяу булыгыз,иптәшләр,тынычлыкны ныгытуда үзегезне аямагыз,җирдә күз яше,кан акмасын өчен көрәшегез”,-дип әйтә.Сугыш уты кабызучыларга каршы изге нәфрәт безнең йөрәкләребездә бер генә минутка да сүнмәскә тиеш.(Арча хәбәрләре сайтына җибәргән статья)